Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре буенча фикер алышу (6+)

12 нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре буенча фикер алышу чарасы үткәрде. Укучыларга әсәрдән өзекләр укылды. Акъәби образы аша рухи хәзинәне саклап калу юллары турында фикер алышынды. Рухи байлыкның иң кадерлесе — туган тел. Гаиләдә туган телне саклауның мөһимлеге турында әсәрдәге геройлар образы аша ассызыкланды.
Укучыларга рухи ядкарьләр турында «Серле сандык» дигән презентация күрсәтелде. Кичә: «Һәркем үз милләтенең телен, гореф-гадәтен, йолаларын белергә, хөрмәт итәргә тиеш», дигән уртак фикер белән тәмамланды.
Чара Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелде.

«Әйтелмәгән васыять» − милләт язмышы турындагы әсәр. Ул буыннар бәйләнешенең, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәтенең нык булуын таләп итә. Әдип әсәрендә халыкның рухи байлыгы  бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләт үткәнен хөрмәт итсен, кеше үзенең  туган җирен, туган телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын онытмасын дигән теманы яктырта.

Поделиться: